Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-технологияне гамәлгә ашыру өчен киптерелгән җиләк-җимеш әзерләү белән шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр интернат бакчасында алма җыйдылар, аннары ачык җәйге беседкада аларны барладылар. Эшкә шулай ук аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны, шулай ук әлегә алар өчен яңа булган учреждение көнкүрешенә яраклашып килгән өч яңа кешене дә җәлеп иттеләр.
Наталья Котова алма сортлары турында сөйләде, барысы бергә җәйгә багышланган җырлар җырладылар. Шул ук вакытта киптерелгән алма өлешләреннән нинди рәсемнәр ясаячаклары турында уйландылар.
Чара һәркемгә бик ошады. Наталья Котова сүзләренчә, өлкәннәр мондый дәресләрдә бик теләп катнаша. Бер чарада эрготерапия һәм музыка терапиясе элементларын берләштерү аның нәтиҗәлелеген шактый арттыра.