Бүген, 8 августта, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар учреждениегә нигез салынганына 44 ел тулуны билгеләп үтәләр. Интернат-йорт 1979 елдан бирле эшли һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшчәнлеген алып бара.
Бүген Җәлил интернат-йортында бәйрәм булды. Барлык хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәт алучыларны котларга Сарман районы мәдәният йорты коллективы килде. Артистлар интернат-йорт ачылу көненә багышланган бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Тамашачылар кунакларга бәйрәм һәм бүләк ителгән яхшы кәеф өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.