«Изгелек» үзәгендә хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-консультацион очрашу оештырылды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

9 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре белән мәгълүмати-консультацион очрашу оештырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларга аларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Әңгәмә барышында Роспотребнадзор вәкилләре дәгъваны ничек дөрес төзергә, шикаятьләрне, мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен, шулай ук сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү турында җентекләп сөйләделәр. Очрашу ахырында социаль хезмәт алучылар сорауларын бирделәр һәм белгечләрнең тулы җавапларын алдылар.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International