Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Советлар Союзы Герое Николай Сентюков һәйкәле янындагы территорияне җыештыру буенча традицион акция үткәрделәр. Чарада волонтерлар отрядыннан сигез кеше катнашты.
Балалар ел дәвамында һәйкәлне тырышып карыйлар. «Истәлекле урынны төзекләндерү – безнең эшләребезнең кечкенә өлеше, алар ярдәмендә без тыныч күк өчен гомерләрен биргән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез», – ди балалар.
«Россия патриотлары» түгәрәген Светлана Рамазанова җитәкли. Ул балаларның бу юнәлештә эшен алып бара.