Министрлык алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне уздырды. Чара Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ белән хезмәттәшлек кысаларында оештырылды.

Консультация ярдәмен республиканың Аксубай һәм Баулы районнары гаиләләре алды. Аларның чарада катнашуы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән берлектә тәэмин ителде. Кабул итү барышында алимент түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынучы ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International