Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт белгечләре» дигән спорт чарасы узды. Аны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева үткәрде.
Чарада «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар катнашты. Алар спорт төрләре турында белемнәрен, командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Балалар конкурсларда, интеллектуаль разминкаларда, табышмаклар чишүдә, алып баручының биремнәрен үтәүдә һәм эстафеталарда рәхәтләнеп катнаштылар. Шулай ук дәрестә катнашучыларга Махсус Олимпиада программасы кысаларында күнегүләр тәкъдим ителде.