7 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтү хезмәтләрен оештыру, аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне озата бару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Хезмәт министрлыгы, Министрлыкның Республика ресурс үзәге, «Республика спорт-адаптив мәктәбе» ДБУ, В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерү ресурс үзәге» АКБО, «Үзәк психологик-медицина-педагогик комиссиясе» Республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге» ДБУ, шулай ук республиканың кайбер министрлыклары вәкилләре катнашты.