«Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Мин – әни. Яңа туган бала өчен үсеш мохитен оештыру» грант социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә тармак белгечләре өчен укыту семинары узды. Тыңлаучыларны йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалары булган хатын-кызлар белән эшләүгә кертелгән инновацион технологияләр белән таныштырдылар.
Семинарда җиде муниципаль районнан социаль эш буенча белгечләр, психологлар, мөдирләр, шулай ук шәһәрнең медицина учреждениеләреннән психологлар һәм юристлар катнашты.
Катнашучылар йөкле хатын-кызлар һәм кечкенә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар белән суда рәсем ясау мөмкинлекләрен куллану алымнары, максатчан төркем белән эш итүдә җепләрдән курчаклар ясау методикасы, метафорик карталар ярдәмендә бала туганнан соң куркуларны диагностикалау белән таныштылар. Шулай ук яңа туган бала өчен табигый үсеш мохите булдыру мәсьәләләре дә каралды.
Катнашучылар семинарның материалын һәм оештырылуын югары бәяләделәр, яңа белемнәрне үз эшләрендә кулланырга әзер булуларын белдерделәр.