ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2023 ел
сишәмбе

8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен ачык һавада чара уздырылды. Ул Физкультурачылар көненә багышланган иде. Чараның максаты – физик культураны һәм спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның көндезге ялын оештыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалаучы табибның тәкъдимнәрен исәпкә алып, дәвалау физкультурасы үткәрелде.

Физкультурачылар көне алдыннан 7 августта Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин һәм спорт» дәресе үткәрделәр.

«Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән уеннар үткәрделәр. Чаралар социаль участокларда узды.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Шундый искиткеч хайваннар» дигән танып белү сәгате узды. Дәреснең максаты – хайваннар дөньясы белән кызыксыну уяту һәм аңа карата мәхәббәт формалаштыру.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы йөкле хатын-кызлар өчен дәрес үткәрде. Чарада биш кеше катнашты.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә иң күп яшүсмерләр Саба муниципаль районында эшкә урнашкан. Аннары Әлмәт бара, әлеге күрсәткечне үтәү буенча лидерлар өчлеген Татарстанның Бөгелмә районы яба.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты остасы Анатолий Пименов Спас ярминкәсендә модульле оригами техникасында башкарылган эшләрен тәкъдим итте. Күп кенә кунаклар мондый уникаль эшләрнең кәгазьдән ясалганын шунда ук аңлап бетерә алмады.

Быел март аенда VI Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» старт алды. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган һәм халык сәнгать һөнәрләрен, декоратив-гамәли иҗатны популярлаштыруга, милли колоритның уникальлегенә һәм Татарстан Республикасында һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, үзенчәлеген саклауга ярдәм итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International