«Өмет» комплекслы үзәгендә «Парк ретриты» технологиясе уңышлы кулланыла

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 2022 елдан «Парк ретриты» технологиясе кулланыла. Дәресләрне учреждение психологы үткәрә. Максатлы төркемгә ялгызлыкка бирелүчән, ярсучан һәм борчулы социаль хезмәтләр алучылар керә.

Парк ретритының өстенлекле формасы булып паркка җәяү экскурсияләр тора. Парк зонасында сәяхәт итү кошларны һәм хайваннарны табигый яшәү шартларында күзәтергә мөмкинлек бирә. Социаль хезмәтләр алучыларда күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык үсә, алар көч арту һәм кәефнең яхшыруын билгелиләр.

Чираттагы чара 8 августта узды. Комплекслы үзәк психологы Ләйсән Газиева җәйге паркка бару оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International