ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән стационарны алмаштыра торган технология гамәлгә ашырыла.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Могҗизалы тегермән» мастер-классы булып узды.

20 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков «көмеш» яшьтәге волонтер һәм мәктәп яшендәге приют тәрбияләнүчеләре белән берлектә спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырды.

22 августта Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 5 951 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,3 процентын тәшкил итә.

22 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы волонтерлар белән берлектә «Флагның өч төсе» акциясен үткәрде. Шәһәр паркында балалар Лениногорск халкына ил флагын символлаучы тасмалар тараттылар. Акциядә 30дан артык социаль хезмәт алучы катнашты.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында физкультурачы көнен үткәрделәр.

22 августта Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тернәкләндерү буенча белгеч озатуында изге Маргарита истәлегенә 105 ел һәм Никольский соборының 210 еллыгына багышланган тантаналы чарада булдылар.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылдылар. Аны «Мы вместе – Без бергә» пациент-волонтерлар җәмгыяте оештырды.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» республика слетына әзерләнәләр. Команда көн саен «Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» автомобиль мәктәбе базасында шөгыльләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International