«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

22 августта Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

Үзәк белгече гуашь белән башкарылган әзер эшләрне күрсәтте, ромашканың флористикадагы мәгънәсе турында сөйләде. Чарада катнашучылар эш эзлеклелеге, кәгазьгә буяу төшерү ысуллары турында белделәр. Шулай ук әзер эшләрне бинаны бизәү өчен, бүләк итеп кулланылырга мөмкин, алар конкурс эше булып хезмәт итә ала, дип билгеләп үтелде.

Рәсем иҗади потенциалны ача, фантазия һәм күзаллауны үстерә.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International