22 августта Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тернәкләндерү буенча белгеч озатуында изге Маргарита истәлегенә 105 ел һәм Никольский соборының 210 еллыгына багышланган тантаналы чарада булдылар.
Минзәлә тарихы белән борынгы фотосурәтләр слайдларын күрсәтүне, Казанның «Красная горка» ансамбле концертын, «Девчата» һәм «Матушка Россия» вокаль ансамбльләре, Мәдәният сарае артистлары чыгышларын үз эченә алган бай программа әзерләнгән иде. Шулай ук кунаклар алдында Никольский соборы настоятеле, рухани Роман Храмутичев чыгыш ясады. Шулай ук балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды.