ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында үзәк тәрбияләнүчеләре өчен «Мин беренче сыйныфка барам» бәйрәме оештырылды.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Сүз – кыйммәтле бүләк» дигән чара оештырды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инваспорт буенча «Россия флагы астында!» дип аталган спорт ярышлары оештырылды. 

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган «Төрле төстәге дөнья» клубында катнашучылар районның тарихи урыннары буенча сәяхәтләрен дәвам итәләр.

Август аенда Зәй балалары, социаль хезмәтләр алучылар, бик теләп көтә торган махсус көн бар – бу Игелек көне. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге инициативасы белән игелек һәм балалар елмаюлары бәйрәмен шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтянов һәм аның зур дус командасы оештыра.

Инклюзив туризм һәм инвалидлар сәяхәте өчен тәкъдимнәр эшләү һәм шартларны камилләштерү максатыннан «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Бердәм ил – уңайлы мохит» проекты сайтында тиешле сораштыру үткәрелә.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия флагы» темасына дәрес уздырдылар.

Халыкара инклюзив иҗади уеннар – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр булган инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өлкәсендә ярышлар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә багышланган тематик әңгәмә узды.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары Болгарда узган ел саен үткәрелә торган танылган татар башкаручылары белән велоузышка кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International