«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дигән стационарны алмаштыра торган технология гамәлгә ашырыла.
2023 елның маенда шундый гаиләләрнең берсе Югары Ослан районында оештырылды. Нина Васильевна Татьяна Сомова һәм аның якын туганнары йөзендә чын гаиләгә ия булды.
Ай саен «Өмет утравы» үзәге белгечләре гаиләгә бара, торак-көнкүреш шартларын тикшерә, яшәү шартларыннан һәм караудан канәгать булу өчен өлкән яшьтәге гражданнан сораштыру үткәрә.