«Балкыш» приюты командасы «Робинзон» слетына әзерләнә

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» республика слетына әзерләнәләр. Команда көн саен «Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» автомобиль мәктәбе базасында шөгыльләнә. Тәҗрибәле инструкторлар һәм педагоглар балаларның физик әзерлегенә зур игътибар бирәләр. Малайлар һәм кызлар гранаталар ыргытырга, Калашников автоматын сүтеп җыярга өйрәнәләр.

Приют һәм автомобиль мәктәбе педагоглары барлык көчләрен слетта катнашучыларны физик яктан әзерләүгә генә түгел, ә программаның музыкаль-интеллектуаль өлешенә дә юнәлтәләр.

Хәтта хәзер, республика слетына әзерләнгәндә дә, һәр катнашучы хәрби мәдәният дөньясына чума, үз акылын һәм йөрәген патриотик хисләр белән тутыра. Без ахырга кадәр барырга әзер, һәм безне бары тик җиңү генә көтә!», – дип уртаклашты «Балкыш» социаль приюты командасы җитәкчесе Екатерина Шаронова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International