20 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков «көмеш» яшьтәге волонтер һәм мәктәп яшендәге приют тәрбияләнүчеләре белән берлектә спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырды.
Старт алдыннан велоузышта катнашучылар «көмеш» волонтер Евгений Боровковны җылы сәламләделәр. Аннары авылның кызыклы урыннары буйлап йөрделәр.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – велосипедта йөрүдә катнашучыларның максаты шул иде. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, физик культураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Балаларга бу ял формасы бик ошады.