22 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы волонтерлар белән берлектә «Флагның өч төсе» акциясен үткәрде. Шәһәр паркында балалар Лениногорск халкына ил флагын символлаучы тасмалар тараттылар. Акциядә 30дан артык социаль хезмәт алучы катнашты.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Триколор тасмасы» акциясе оештырылды. Балалар, яшьләр һәм өлкәннәр горурлык белән тасмаларны киемнәренә кадап куйдылар. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә приют тәрбияләнүчеләре «Треугольник» паркындагы чарада булдылар, анда җырлар җырладылар, күңелле һәм дәртле музыкага биеделәр, төрле открыткалар ясау буенча мастер-классларда катнаштылар.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Россия Федерациясе флагы тарихыннан кызыклы фактлар турында Г. Р. Державин исемендәге Лаеш туган якны өйрәнү музее директоры Фәридә Мортазинадан белделәр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучылар чәчәктән флаглар ясадылар.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Минем дәүләт флагы» дигән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шулай ук танып белү чарасы узды. Дәрес балалар тарафыннан Россия гимнын башкарудан башланды. Балалар флагта өч төснең ничек барлыкка килүе турында әкият тыңладылар, флагны ясау буенча иҗади эшкә аеруча җаваплы карадылар.
«Социаль туризм» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Теләче авыл җирлеге халкы һәм кунаклары өчен акция үткәрде. Чарада катнашучыларга РФ дәүләт символларының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3 нче социаль участокта велоузыш үткәрделәр.
22 августта Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән берлектә гомумшәһәр флешмобына кушылды. Чарада 28 кеше катнашты.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме һәм Актив озын гомерлелек мәктәбенең өлкән яшьтәге гражданнары өчен иҗади дәрес үткәрделәр.
Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны патриотик тәрбияләү һәм дәүләт символикасы өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыру буенча чаралар узды.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылары өчен «Хәтер терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар үткәрелде. Файдалы мәгълүматтан тыш, өлкәннәр социаль эш белгечләре куллары белән ясалган сувенир алдылар.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр паркында социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт-ял итү чарасы оештырдылар. Бәйрәмдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр катнашты.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән викториналар, иң яхшы рәсемгә тематик конкурс үткәрделәр, шулай ук туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
