Татарстанда бер эшсезгә алты вакансия туры килә

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 5 951 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,3 процентын тәшкил итә.

Хезмәт базары өчен «ковид» чоры иң катлаулысы булды. 2020 ел ахырында республикада теркәлгән эшсезләр саны 38 меңнән артык кеше тәшкил иткән иде. 2022 ел башына бу сан инде 11 442 булган, 2023 ел башына рәсми теркәлгән 7 мең эшсез исәпләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәтта иң катлаулы чорларда да республикада вакансияләр саны халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саныннан артып киткән. Әгәр 2020 ел ахырына бер эшсезгә 1,3 вакансия тәкъдим итәргә мөмкин булса, бүген бер эшсезгә төрле белгечлек буенча 6 вакансия туры килә. Эре кадрлар агентлыклары билгеләп үткәнчә, бүген без эш бирүчеләр базары белән түгел, ә эш эзләүчеләр базары белән эш итәбез. Шуңа бәйле рәвештә хезмәт хакы, социаль пакет буенча тәкъдимнәр үсеше күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International