ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 августта Арча районы «Шәфкать үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре «Яңаны беләм» программасы буенча социаль көнкүреш адаптациясен үстерүгә юнәлдерелгән төркемле дәрес үткәрделәр.

Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт чакыруы буенча Татарстан Республикасы делегациясе Курск сугышында Советлар Союзы тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар ителүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда катнашты.

23 августта Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең 14 оешмасы катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Виктория Рафаил кызы үзенең туган көнендә җылы котлаулар кабул итте. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының «Җәүһәр» вокаль ансамбле солистлары аның өчен күңелгә үтеп керерлек номерлар әзерләгән иде.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Бүгенге көндә 6 меңгә якын татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Республика эш бирүчеләре 34 мең вакансия тәкъдим итә.

Уен терапиясе – олы кеше өчен файдалы ял. Уеннарның тискәре фикерләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан арындыру, стресс дәрәҗәсен киметү, психологик халәтне яхшырту мөмкинлеге дә бик мөһим.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Закрны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 34 мең вакансия бар. Ел башында бу сан 43 мең тирәсе тәшкил иткән. Республикада эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мөһим тармакларга мониторинг үткәрә. Мондый предприятиеләрнең ихтыяҗы узган чорда 11 меңгә якын эшсез урынга ябылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International