Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Могҗизалы тегермән» мастер-классы булып узды.
Чара фантазияне үстерүгә һәм вак моториканы яхшыртуга, шулай ук төркемдә эшләү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Мастер-класста катнашучылар кул астындагы материаллардан композиция ясадылар. Эштә фасоль, джут җеп, капчык, агач таякчыклар, шулай ук ябыштыручы пистолет кулландылар.
Чарада стационар төркемнән балалар катнашты.