Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылдылар. Аны «Мы вместе – Без бергә» пациент-волонтерлар җәмгыяте оештырды.
Балалар солдатлар өчен эчкерсез, җылылык, рәхмәт һәм горурлык белән тулы хатлар яздылар. Балалар аларга җиңү, тынычлык һәм тизрәк исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр. Һәр бала аларның хатлары һәм рәсемнәре кечкенә булса да, солдатларга ярдәм булачагына чын күңелдән шатланды.