Сәгать унда «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе башланды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».
«Физик активлык аша акыл эшчәнлеген күнектерү» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 24 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова су-джок-терапия буенча социаль-тернәкләндерү чарасы үткәрде. Технология уңай кәеф булдыруга, кешедә эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән.
Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Электрон» яшүсмерләр клубы базасында «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» темасына профилактик сәгать үткәрделәр. Чарада 19 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары эш бирүчеләренә https://prognoz.vcot.info платформасында теркәлергә һәм 2023 елның 15 сентябренә кадәр сораштыру узарга кирәк.
27 августта Россия киносы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә кунакка ТР Лаеш муниципаль районының халыкка кино- һәм видеохезмәт күрсәтү буенча муниципаль бюджет учреждениесеннән Светлана Ситдикова килде.
Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасын актив кулланалар. Шәфкать туташы Татьяна Стригачева, кагыйдә буларак, аны «Пертра» җыелмасы белән дәресләр белән тулыландыра.
Питрәч районында «Чуар әйлән-бәйлән» этник фестивале узды. Чара Әлмәт шәһәренең хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Россиядә 23 август истәлекле дата – Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучыга, Бөек Ватан сугышында катнашучы, алтын юбиляр Анна Ивановнага кунаклар килде: Ветераннар советы рәисе, «Боевое братство» оешмасы җитәкчесе, Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркына экскурсияне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен социаль тернәкләндерү буенча белгеч үткәрде. Паркта социаль хезмәтләр алучылар татар шагыйре Муса Җәлил бюсты янында булдылар, җырлаучы фонтан янында ял иттеләр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга мошенниклык төрләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чара узды.