23 августта Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең 14 оешмасы катнашты.
Дәгъвачыларга механик, балта остасы, әйдәп баручы инженер, мастер, В категорияле машина йөртүче, кассир, механик җыю эшләре слесаре, җыештыручы, келәтче, ярдәмче эшче, ашханә эшчесе, психолог, склад мөдире, йөк ташучы, сакчы, токарь, эш бүлүче, аш-су остасы, монтажчы, буяучы, суд приставы, белгеч-эксперт, әйдәп баручы икътисадчы, хисапчы, хезмәтне саклау буенча белгеч, әйдәп баручы инженер-технолог, химик, оператор, сортлаучы, агызу участогы операторы, табиб-невролог, цех механигы һ. б. вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсенә 180 кеше килде. Алар барысы да вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләрен алдылар. 23 кеше эшкә юллама алды.