Татарстанда кадрлар мәсьәләләрен ябу өчен күрелә торган чаралар турында

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә 6 меңгә якын татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Республика эш бирүчеләре 34 мең вакансия тәкъдим итә.

Татарстан предприятиеләрендә кадрлар белән тулыландыру планнары эшләнгән. Мәшгульлек үзәкләре тарафыннан шәхси кадрлар консультантлары беркетелгән. Алар даими рәвештә эш бирүчеләр белән аралашалар, кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәләр. Мәшгульлек хезмәте белгечләре «Россия эше» порталы базасы белән дә, узган елларга дәгъва кылучылар базасы белән дә эшлиләр.

Быел бөтен ил буенча беренче тапкыр «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Татарстан предприятиеләре зур активлык күрсәттеләр һәм ярминкәнең ике этабында да катнаштылар.

Дәүләт шулай ук аерым сәнәгать предприятиеләре өчен башка төбәкләрдән хезмәткәрләрне җәлеп итү коралын тәкъдим итә. Моның өчен эш бирүче 12 минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия ала ала.

«Шулай ук мәшгульлек хезмәте мәгариф оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итщ. Бүгенге көндә бик мөһим предприятиеләр исемлеге билгеләнгән. Мәгариф системасы алдында нәкъ менә икътисадның өстенлекле юнәлешләре өчен чыгарылыш укучыларын маршрутлаштыру бурычы тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Кадрларны максатчан әзерләү механизмы киңрәк кулланылыр дип көтелә. Шулай ук кадрларга ихтыяҗны фаразлау, республика предприятиеләре ихтыяҗлары өчен кабул итүнең контроль саннарын формалаштыру системасы камилләштереләчәк.

Моннан тыш, республикада аутстаффинг компанияләре ресурсларын куллану практикасы бар. Заем персоналы хезмәтен куллану мөмкинлекләреннән, шул исәптән, махсус икътисади зона компанияләре, Казанның кайбер эре сәнәгать предприятиеләре файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International