«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уен терапиясе ярдәмендә өлкән яшьтәге аз хәрәкәтчән гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч үз карамагындагы әбигә уеннар сайлап алырга тәкъдим итте. Доминода тукталдылар.
Уен терапиясе – олы кеше өчен файдалы ял. Уеннарның тискәре фикерләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан арындыру, стресс дәрәҗәсен киметү, психологик халәтне яхшырту мөмкинлеге дә бик мөһим.
Социаль хезмәтләр алучы белгечкә күңелле вакыт үткәрү өчен рәхмәт белдерде һәм кабат очрашырга теләк белдерде.