23 августта Арча районы «Шәфкать үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре «Яңаны беләм» программасы буенча социаль көнкүреш адаптациясен үстерүгә юнәлдерелгән төркемле дәрес үткәрделәр.
Социаль хезмәт алучылар кер юу буенча инструкция белән таныштылар. Аннары практикада көнкүрештә кирәкле күнекмәләргә өйрәнделәр: кул белән юу кагыйдәләрен өйрәнү, сыгу, чиста суда чайкау һәм кер элү.
Дәреснең максаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм җәмгыятькә уңышлы адаптацияләү өчен кирәкле социаль-көнкүреш күзаллауларын һәм күнекмәләрен формалаштыру иде.