Россия Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Сораштыру 2023 елның 15 августынан 15 сентябренә кадәр цифрлы платформада сораштыру формаларын тутыру юлы белән үткәрелә (https://prognoz.vcot.info).

Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары эш бирүчеләренә https://prognoz.vcot.info платформасында теркәлергә һәм 2023 елның 15 сентябренә кадәр сораштыру узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International