«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатыннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.
Социаль хезмәтләр алучылар «Мозартика» технологиясе буенча дәресләрдә бик теләп катнашалар. Бу төр эшчәнлек тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә – тормыш тонусын арттыра, гомуми хәлне яхшырта, борчылуны киметү. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның эмоциональ-психологик хәле яхшыруын билгеләп үтәләр.