Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 34 мең вакансия бар. Ел башында бу сан 43 мең тирәсе тәшкил иткән. Республикада эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мөһим тармакларга мониторинг үткәрә. Мондый предприятиеләрнең ихтыяҗы узган чорда 11 меңгә якын эшсез урынга ябылган.
Кадрларга ихтыяҗ зур булган тармакларга килсәк, һәр дүртенче эш урыны диярлек җитештерүгә туры килә. Шулай ук кадрларга зур ихтыяҗны төзелеш (8 % тирәсе), транспорт (7 % тирәсе) тармаклары кичерә, 10-11 % бюджет секторына туры килә, анда аерым белгечләр җитмәү күзәтелә.
Бүгенге көндә төрле белгечлектәге инженерлар, автомобиль йөртүче, станочниклар, монтажчылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, төрле белгечлектәге табиблар (якынча 1 000 вакансия) кирәк.