Министр урынбасары Адель Мөбарәкшин Курск сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда катнашты

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт чакыруы буенча Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров һәм Советлар Союзы Герое М. С. Фоминның туганы Юрий Фомин составындагы Татарстан Республикасы делегациясе Курск сугышында Советлар Союзы тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар ителүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларда катнашты.

Бәйрәм программасы Курсктагы «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчыларына» мемориаль комплексына чәчәкләр салуны, Курск өлкәсенең Поныри бистәсендә «Курск сугышы» мемориаль комплексын ачуны, Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Новая Россия» Дәүләт симфоник оркестрының бәйрәм концертын үз эченә алды.

Исегезгә төшерәбез, Курск сугышы Икенче бөтендөнья сугышының иң зур сугышларының берсе булып санала. Ул 1943 елның 5 июлендә башлана һәм 50 көн һәм төн дәвам итә. Анда ике яктан да 4 миллионга якын кеше катнаша. Курск янында совет гаскәрләренең җиңүе сугышның төп борылышын тәмамлый.

Курск сугышындагы батырлыклары өчен 180дән артык солдат һәм офицер Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, шул исәптән Татарстан Республикасында туган ике кеше – Гатаулла Салих улы Салихов һәм Михаил Сергеевич Фомин.

Быел Белгород өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт йөзеннән «1943 елның 12 июлендә Прохоров сугышының 80 еллыгы истәлегенә» медале булдырыла. Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә истәлекле медаль белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Курск сугышында катнашучыларны бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International