Традицион рәвештә 1 октябрьдә Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ә 1–10 октябрьдә өлкәннәр декадасы уза. Бу вакытта өлкәннәр өчен төрле акцияләр һәм чаралар, бәйрәм концертлары уза.
Иннополис мәктәбе һәм лицее укучылары бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга килеп киттеләр. Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан балалар өлкән яшьтәге кешеләрне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр кушылып җырладылар, балалар белән бергә биеделәр.
Халыкара өлкәннәр көненә кадәр бер атна дәвамында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга шәхси программада каралмаган социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр мондый акцияне ел саен 1 октябрь алдыннан үткәрәләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән ЮХИДИнең җирле бүлеге белгече юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе кысаларында эшләрен дәвам итәләр. Ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.
Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара саңгыраулар көненә багышланган игелек дәресе узды. Чараны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергәләп булдырабыз» программасын тормышка ашыру кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча участок полиция вәкаләтлеләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы Алсу Садыйкова белән очрашу узды.
Балаларны экологик тәрбияләү кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Төньяк сулышы» этнопаркына сәяхәт оештырдылар. Ул Мальцево авылында урнашкан.
Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан Зәй районы «Шатлык» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өй бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында котлау акциясе узды.
Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Мозартика» уен технологиясен кулланып дәрес үткәрде.