Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе кысаларында эшләрен дәвам итәләр. Ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.
«Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан өйдә тәртип урнаштырырга, йорт яны территориясен җыештырырга гына түгел, ә киләчәк тормышка өмет бирә торган уңай, игелекле аралашу да булдырырга телибез. Акция социаль хезмәтләр алучыларның йортларына чисталык һәм уңайлылык китерә», – дип билгеләп үтә социаль хезмәткәрләр.