Югары Ослан интернат-йортына Иннополистан кунаклар килде

2023 елның 29 сентябре, җомга

Иннополис мәктәбе һәм лицее укучылары бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга килеп киттеләр. Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан балалар өлкән яшьтәге кешеләрне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр кушылып җырладылар, балалар белән бергә биеделәр.

Һәрбер социаль хезмәт алучыга татлы бүләкләр таратылды.

«Без волонтерларның интернат-йортка килү теләген һәрвакыт хуплыйбыз. Мондый шатлык белән тернәкләндерү – безнең карамактагылар өчен көзге моңаюга каршы иң яхшы дару», – ди интернат-йорт директоры Танзилә Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International