Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән ЮХИДИнең җирле бүлеге белгече юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Ул өлкәннәргә һәм инвалидларга юлны ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында сөйләде, игътибар итәргә кирәк булган юл тозакларына тукталды. Шулай ук катнашучыларга флаг рәвешендә яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды: алар социаль хезмәтләр алучыларга тәүлекнең караңгы вакытында юлларда күренеп торырга ярдәм итәчәк. Аннары өлкәннәр тематик видео карадылар.
Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова сүзләренчә, мондый чаралар көз көне, урамда иртә караңгы төшә башлаганда аеруча актуаль.