Чәчәкләр үстерүче Алабуга интернат-йортына үсентеләр бүләк итте

2023 елның 29 сентябре, җомга

Традицион рәвештә 1 октябрьдә Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ә 1–10 октябрьдә өлкәннәр декадасы уза. Бу вакытта өлкәннәр өчен төрле акцияләр һәм чаралар, бәйрәм концертлары уза.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында декадага чәчәкләр утырту старт бирде. Колосовка авылыннан чәчәк фермеры Ольга Есаулова белән интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев Спас ярминкәсендә таныша. Шул вакытта учреждение җитәкчесе чәчәк үстерүчегә интернат-йортка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Һәм менә бәйрәм хөрмәтенә Ольга Есаулова интернат-йортка 100 дән артык гортензия һәм роза үсентеләре тапшырды.

Эшне озакка сузмыйча, хезмәткәрләр үсентеләрне интернат-йорт ишегалдында утырттылар. Киләсе елда чәчәкләр түтәлләрне бизәячәк һәм олы яшьтәге кешеләрне сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International