Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Мозартика» уен технологиясен кулланып дәрес үткәрде.
Уен кыры һәм карточка-фигуралар белән эшләп, яшьләр үз дөньясын булдыралар, үстерәләр һәм гармонияләштерәләр, ул аларның үзләрен һәм социаль тирәлеген чагылдыра. Шулай итеп, уен үз-үзеңне белдерү өчен тулы киңлек бирә һәм фантазияне активлаштыра.
Психик тайпылышлары булган кешеләр белән эшләүдә коррекцион һәм үсеш технологияләрен куллану аларның һәрьяклап үсешенә, тирә-юньдәгеләр белән аралашу кыенлыкларын җиңәргә һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә ярдәм итә.