Зәйдә социаль хезмәтләр алучыларны Әбиләр һәм бабайлар көне белән котладылар

2023 елның 29 сентябре, җомга

Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан Зәй районы «Шатлык» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өй бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында котлау акциясе узды.

Шәһәр җирлегендә яшәүче социаль хезмәтләр алучыларга кунакка «Шатлык» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә эшләүче «Елмаю» балалар клубы әгъзалары килде. Котлауга әзерлекне балалар алдан ук башладылар: үз куллары белән сувенирлар һәм котлау открыткалары ясадылар, җырлар ятладылар.

Авылда котлау акциясенә җирле мәктәп укучылары кушылды. Алар да открыткалар әзерләделәр, җырлар һәм шигырьләр өйрәнделәр.

Кайбер авылларда бәйрәм утырышларын социаль хезмәтләр алучылар үзләре башлап җибәрде. Мәсәлән, Шыкмай авылында Тәслия Әюкина үзенең социаль хезмәткәре Рәисә Фәрхетдинованың башка тәрбияләнүчеләрен кунакка чакырырга булды. Алар бергәләп чәй өстәле әзерләделәр, кунакларны каршы алдылар. Башта өлкән яшьтәге хатын-кызлар бергәләп Коръән укыдылар, аннары чәй эчтеләр, аралаштылар.

«Өй бәйрәме» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә социаль хезмәтләр алучыларның кәефе һәм гомуми хәле яхшыра, аларның үз көчләренә һәм иртәгәсе көнгә ышанычлары арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International