Халыкара өлкәннәр көненә кадәр бер атна дәвамында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга шәхси программада каралмаган социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр мондый акцияне ел саен 1 октябрь алдыннан үткәрәләр.
Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән аларның нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары турында алдан сөйләшәләр һәм сентябрьнең соңгы атнасында кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Үтенечләр төрле була: кемдер бәрәңге казырга ярдәм итүләрен сорый, кемгәдер сезонлы генераль җыештыру үткәрергә кирәк, башкалар сирәк кулланыла торган савытларны юарга, тәрәзәләрне юарга, пәрдәләрне юарга һәм эләргә сорый.
Социаль хезмәт алучылар һәрвакыт канәгать һәм чиксез рәхмәтле булып калалар, ә социаль хезмәткәрләр файдалы булулары һәм олы яшьтәге кешегә карата хөрмәт хисе белдерүләре белән канәгать булалар.