«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә файдалы очрашу оештырдылар

2023 елның 29 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергәләп булдырабыз» программасын тормышка ашыру кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча участок полиция вәкаләтлеләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы Алсу Садыйкова белән очрашу узды.

Халыкка мошенниклар тарафыннан акча урлау турында мәгълүмат бирү максатыннан, хезмәткәрләр, балалар һәм аларның ата-аналары өчен җыелыш оештырдылар. Алсу Садыйкова киң таралган мошенниклык схемалары һәм мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International