Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Кибермошенниклык» чарасы уздырылды. Аны Россиядә Интернет көненә багышладылар.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр Г. М. Хәкимова исемендәге картиналар галереясендә, 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсендә булдылар.
Әбиләр һәм бабайлар көнен бәйрәм итү кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм көндезге тору төркеменә йөрүчеләр өчен урман буйлап йөрү оештырдылар.
Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең сигез оешмасы катнашты.
Россия Хезмәт министрлыгының «Хезмәтне саклау белән идарә итү системасының тотрыклы үсеше: яңа инструментлар һәм мөмкинлекләр» конференциясе 27 сентябрьдә Сочиның «Сириус» фән һәм сәнгать паркында уза торган VIII Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының эшлекле программасының икенче көне кысаларында узды. Докладлар белән министр урынбасары Алексей Вовченко һәм Россия Хезмәт министрлыгының Хезмәт шартлары һәм саклау департаменты директоры Георгий Молебнов чыгыш ясадылар.
Хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы өлкәсендә цифрлаштыру VIII Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының төп темасы булып тора. Чара 26–29 сентябрьдә «Сириус» фән һәм сәнгать паркында уза. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Вовченко катнашында «Хезмәт шартларын махсус бәяләү өлкәсендә цифрлаштыру» сессиясе яңа инструментларга һәм технологик карарларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елда хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсен гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектларының хезмәт буенча башкарма хакимият органнары рейтингында югары күрсәткечләр өчен диплом белән бүләкләнде.
Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Агач кашык тарихы» дигән танып белү чарасы үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.
Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кадермәтова килде. Ул социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, өлкәннәргә нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.
Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында, шулай ук озак вакыт кайгырту системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре, төрле инновацион технологияләр кулланып, өйдә хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрделәр.