«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре белән саңгырау кешеләрнең проблемалары турында сөйләштеләр

2023 елның 29 сентябре, җомга

Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара саңгыраулар көненә багышланган игелек дәресе узды. Чараны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.

Стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр саңгырау кешеләрнең проблемалары турында фикер алыштылар, ишетү сәләте бозылган танылган кешеләр турында презентация карадылар. Шуннан соң балалар тынлык дөньясына чумып, берничә ситуацияне карадылар. Балалар начар ишетүче һәм саңгырау кешегә төрле тавышлар белән тулы дөньяга ияләшү бик авыр булуын билгеләп үттеләр. Шуңа күрә үз сәламәтлегең турында кайгыртырга һәм ишетү сәләтеңне сакларга кирәк.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларның ишетү сәләте бозылган кешеләр турында хәбәрдарлыгын арттыра, ишетү сәләте бозылган кешеләрнең уңай мисаллары белән таныштыра, шулай ук үз-үзләренә һәм сәламәтлекләренә дөрес мөнәсәбәт турында белем формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International