Гаилә бәйрәме Россия Президенты Владимир Путин указы буенча беренче тапкыр 2021 елда билгеләп үтелде. Бу дата гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, бала тормышында аталыкның әһәмиятен арттырырга тиеш.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре Әтиләр көненә «Парк ретриты» технологиясе буенча чара уздырдылар.
11 октябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара оештырдылар. Анда инде өлкән балалары булган йөкле хатын-кызлар катнашты.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Өйгә китереп сәламәтлек» проекты гамәлгә ашырыла.
12 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хезмәт иминлеге. Заманча тенденцияләр» семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады. Үз докладында ул хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә тукталды. Министрның беренче урынбасары катнашучыларга хезмәтне саклау буенча электрон мәгълүмати ресурслар турында да сөйләде.
Озын җәйге каникуллардан соң Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече, Скандинавия йөрешен яратучылар төркеме белән, Яшьләр паркында дәресләрне дәвам итә.
Грипп һәм кискен респиратор вируслы авыруларны профилактикалау буенча чаралар планы нигезендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен уздырыла торган гриппка каршы вакцинацияләү узды. Прививкалар социаль хезмәтләр алучыларга ясалды.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар көзгә багышланган дәрес үткәрделәр.
15 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр Биектау районында көзге «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясе узды. «Эмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәттеләр.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Ольга Фролова һәм Наталья Калашникова тәрбияләнүчеләр өчен Әтиләр көненә багышланган күңел ачу чарасы үткәрделәр.