Мамадыш районында «Өйгә китереп сәламәтлек» проекты гамәлгә ашырыла

2023 елның 13 октябре, җомга

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Өйгә китереп сәламәтлек» проекты гамәлгә ашырыла.

Инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучылар массаж, физиопроцедуралар, гомуми ныгыту гимнастикасы, фитотерапия курсларын үтәләр. Проект кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудырылган, үз яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында махсус тернәкләндерү бүлекләренә йөри алмаган кешеләргә социаль-медицина хезмәтләре күрсәтелә.

Бу хезмәттән файдаланган өлкән яшьтәге гражданнар өйдә массаж һәм дәвалау физкультурасы сеансларын оештырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International