Грипп һәм кискен респиратор вируслы авыруларны профилактикалау буенча чаралар планы нигезендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен уздырыла торган гриппка каршы вакцинацияләү узды. Барлыгы 65 социаль хезмәт алучы һәм 39 учреждение хезмәткәренә прививка ясалды.
Вакытында вакцинацияләү – авыруның авыр нәтиҗәләреннән саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе, диләр интернат-йортта.