Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Ольга Фролова һәм Наталья Калашникова тәрбияләнүчеләр өчен Әтиләр көненә багышланган күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Балалар яңа бәйрәм белән таныштылар, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында күзаллау формалаштырдылар, гаиләдә ир-ат роле турында күзаллауларын киңәйттеләр.
Шулай ук балалар кызыклы биремнәр үтәделәр, «Әтиләребезнең һөнәре» слайдлары белән таныштылар, уеннар уйнадылар. Барысы бергә әти-әниләре турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бармак гимнастикасын башкардылар. Дәрес ахырында балалар әтиләренә бүләкләр әзерләделәр.