«Гармония» үзәге буалыларны файдалы йөрешләргә чакыра

2023 елның 13 октябре, җомга

Озын җәйге каникуллардан соң Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече, Скандинавия йөрешен яратучылар төркеме белән, Яшьләр паркында дәресләрне дәвам итә.

Дәресләр актив озын гомерлелек принципларын һәм Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Скандинавия йөрешен яратучылар төркеме инде 5 ел яши, аңа 20 кеше керә. Төркемгә теләгән һәркем кушыла ала. Дәресләр һәр чәршәмбе көнне 15:00 сәгатьтә Буа шәһәренең Яшьләр паркында уза. Скандинавия йөреше өчен таякларны арендага алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84374) 3-38-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International