Министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

2023 елның 13 октябре, җомга

12 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хезмәт иминлеге. Заманча тенденцияләр» семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов чыгыш ясады. Үз докладында ул хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә тукталды. Министрның беренче урынбасары катнашучыларга хезмәтне саклау буенча электрон мәгълүмати ресурслар турында да сөйләде.

Шулай ук семинарда «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ продукцияне алга этәрү бүлеге начальнигы Елена Семенова һәм «Специалист» өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе директоры урынбасары Марат Әхмәдиев чыгыш ясадылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинарларны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә «Креативные решения Айди Ай» ҖЧҖ үткәрә. Чараларда министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, республика оешмаларының профсоюзлары катнаша. Семинарлар «2014–2025 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасының «2014–2025 елларга Татарстан Республикасында хезмәт шартларын һәм саклауны яхшырту» программасы чаралары исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International