11 октябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара оештырдылар. Анда инде өлкән балалары булган йөкле хатын-кызлар катнашты.
Әниләргә кызыклы шөгыль – тартмаларны бизәү белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Бу булачак балалар белән тагын да тыгызрак бәйләнеш булдыру өчен искиткеч ысул иде. Катнашучыларның барысы да чара өчен рәхмәтле иде.