15 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр Биектау районында көзге «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясе узды. «Эмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәттеләр. Алар үз карамагындагыларның йортларын тәртипкә китерделәр, тәрәзәләрне, идәннәрне юдылар, йорт яны территорияләрендәге яфракларны һәм чүп-чарны җыештырдылар.